Килеп чыгышы ягыннан татар һәм рус телләренең сүзлек составын әлеге телләрнең үз сүзләре һәм алынмалар тәшкил итә.
Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы борынгы чордан ук яшәп килгән төрки халыкларның барысы өчен да уртак булган төрки тел сүзләре һәм нигездә гарәп-фарсы алынмаларыннан,шулай ук рус теленнән яки аның аша башка телләрдән кергән алынмалардан тора.
Хәзерге рус әдәби теленең сүзлек составы исә шулай ук бик борынгыдан яшәп килгән рус теленең үз сүзләре (исконно русская лексика) һәм башка телләрдән, нигездә грек (мәсәлән: баня, котёл, математика, философия, история, грамматика, стихи, комедия һ.б), латин (мәсәлән: агроном, академия, экзамен, экскурсия һ.б), инглиз (мәсәлән: трамвай, митинг һ.б) һ.б. телләрдән кергән алынмалардан (заимствования) тора.
Барлык төрки телләрдә дә кулланылучы гомумтөрки сүзләр берничә төркемгә бүлеп каралалар:
1. эш, хәрәкәтне белдерүче сүзләр (мәсәлән: бару, аңлау, ишетү, яшәү, йоклау һ.б);
2. тормыш - көнкүреш, хезмәт төшенчәләрен белдерүчеләр (мәсәлән: аш, азык, он, алтын, тимер, ил, ияр һ.б);
3.кардәшлек атамалары (мәсәлән: бабай, ата, ана, апа, хатын, ага һ.б);
4.кешенең тән төзелешенә караучы сүзләр(мәсәлән: баш, кул, авыз, колак, күз, маңгай, теш, чәч, муен һ.б);
5.табигать күренешләрен белдерүче сүзләр (мәсәлән: ай, кояш, күк, җил, җир һ.б);
6.үсемлек исемнәрен белдерүче сүзләр(мәсәлән: агач, каен һ.б);
7.кош-корт, җәнлек, бөҗәк, хайван исемнәре (мәсәлән: бөркет, кош, бүре, аю, ат, эт һ.б);
8.абстракт төшенчәләрне белдерүчеләр (мәсәлән: көч, исәнлек, изгелек һ.б);
9.урын һәм вакыт төшенчәсен белдерүчеләр(мәсәлән: ал, арт, ара, урта, көн, төн, ел һ.б);
10. әйбернең исәбен белдерүчеләр(мәсәлән: бер, ике, ун, егерме, йөз, мең һ.б);
11.әйбернең билге үзенчәлеген белдерүчеләр (мәсәлән: каты, иске, ачы, ак, сары, кара һ.б);
12.алмашлыклар(мәсәлән: син, мин,ул,без, сез, алар, үз һ.б)
Төрле халыклар һәм дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсе буларак,телебезгә күп кенә алынма сүзләр килеп кергән. Аларны берничә төркемгә бүлеп карарга була:
1.1. Гарәп-фарсы алынмалары
Гарәп һәм фарсы телләре аша кергән сүзләр.Хәзер дә телебездә бик зур урын алып тора. Борынгырак чорда,бигрәк тә ХVII- ХVIII гасырларда,алар тагын да күбрәк кулланылганнар. Алар телебезгә,нигездә,ислам дине белән бәйле рәвештә кабулителгән.Бу төр алынмаларның саны бик күп,мәсәлән:дога,мулла,мәктәп,мөгаллим,мәгълүмат,нәшрият,сәясәт,җәмгыять,гаилә,ихтыяж,кайммәт,мәхәббәт,сәламәт, алмаз, якут һ.б..
Алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр, сер, сәгать, китап,сәлам, алгебра, бәхәс, җавап, җөмлә, мисал, дөнья, мәгънә, фикер, гади, галим, магазин, мәҗлес, гадәт кебек сүзләрнең алынма икәне яшь буынга хәзер бөтенләй сизелми.
Фарсы теленнән кергән сәүдә, сәүдәгәр, шәһәр, бәхет, бичара, пөхтә, рәвеш, каһарман, начар, гәүһәр,һөнәр кебек сүләр дә телебезнең үз сүзлек байлыгына әйләнеп киткән.
1.2. Рус алынмалары
Рус теленнән кергән сүзләр.Ә.М.Ахунҗанов раславынча,аларның телебезгә үтеп керү этплары түбәндәгечә билгеләнә:
- IХ - ХVI йөзләр (Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганчы борынгы чор):арыш ,буразна, кәбестә ,салам, кәҗә һ.б);
- ХVI-ХVIII йөзләр;
- ХVIII йөз ахыры –ХIХ йөз ахыры;
- ХIХ йөз ахыры –ХХ йөз башы;
-Октябрь инкыйлабыннан соңгы чор.
ХVI гасырдан башлап телебезгә кергән кайбер сүзләр,мәсәлән:бояр, марҗа, пошлина, манифест, старшина, завод һ.б.;
1.3. Интернациональ лексика
Югарыда әйтелгән телләрдән кала, башка телләрдән (мәсәлән: немец, инглиз, француз, испан, итльян һ.б)кергән сүзләр. Алар татар теленә нигездә рус теле аша килеп кергәннәр һәм түбәндәгечә төркемләнәләр:
- Латин сүзләре, мәсәлән: факультет, декан, доктор, доцент, аспирант, университет, академия, республика, коституция, радио, авиация, ветеран, кредит, ревизия һ.б.;
- Грек теле сүзләре, мәсәлән: филология, морфология, орфография, педагогика, логика, магнит, электр, планета, демократия, монархия, музей, симфония, поэма, диалог, поликлиника, диагноз, программа, стадион, пирамила һ.б.;
- француз теле сүзләре, мәсәлән: паспорт, партия, декрет, ансамбль, пьеса, пейзаж, сюжет, маршал, гарнизон, бассейн, девиз, тираж, тонна һ.б.;
- немец теле сүзләре, мәсәлән: парламент, абзац, гастроль, штамп һ.б.;
- инглиз теле сүзләре, мәсәлән: баскетбол, футбол, чемпион, спорт, фильм, старт, финиш һ.б.;
- итальян теле сүзләре, мәсәлән: мандолина, ария, барокко, либретто һ.б.;
- испан теле аша керүче сүзләр, мәсәлән: томат, какао, серенада һ.б.
Һәрбер телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре булганга күрә,алынмалар кабул ителгәндә,алар еш кына төрле үзгәрешләр кичерәләр.Алынмаларның үзгәреш дәрәҗәсе кайсы чорда һәм ничек кабул ителүгә нык бәйле.Әйтик,телебезгә элегрәк һәм сөйләм теле аша килеп кергән алынмалар,язма тел аша кергән сүзләр белән чагыштырганда,бик зур үзгәрешләргә дучар булганнар.Аларның күбесе татар теленең артикуляцион үзенчәлекләренә җайлашканнар: сингармонизм законына буйсынган (мәсәлән: пинҗәк, әбәт һ.б), ике тартык янәшә килгән урынга сузык аваз өстәлгән (мәсәлән: эшләпә, эскәтер, бүрәнәһ.б) һ.б. Соңгы еллардагы алынмалар татар теленә үзгәртелмичә дип әйтерлек кабул ителә (мәсәлән: ваучер, биржа һ.б).